Казанда VII ТР Студентлар конгрессы уза

2012 елның 2 ноябре, җомга
12-13 ноябрьдә Татарстан җитәкчелеге белән республика яшьләре студентлар проблемалары буенча фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын табу өчен очраша. Шулай итеп, Казанда ТР студентларының VII Конгрессы башлана.
ТР Студентлар конгрессы – Студентлар лигасының югары җитәкчелек органы гына түгел, ә ТР ның алдынгы студентлары яшьләр проблемалары турында сөйләшә һәм төрле идеяләр тәкъдим итә торган мәйданчык та булып тора.
Студентлар форумын “ТР Студентлар лигасы” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра, партнерлар – ТР Хөкүмәте һәм ТР вузлары Ректорлар советы.
Чираттагы студентлар форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Андрей Кондратьев, ТР мәгариф һәм фән министры ярдәмчесе Александр Страдзе, “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең мәгариф учреждениеләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән эшләү департаменты директоры Фәридә Галиуллина, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, Татарстан Республикасы ссузлары Директорлар советы рәисе Валерий Сохабеев, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан вузлары вәкилләре кунак булачак.
2 елда Татарстан студентларының үзләре хәл итәргә тырышкан проблемалары белән бәйле сораулары шактый җыелган, хәзер республика яшьләре үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында Татарстан җитәкчелегенә сөйли ала.
VII ТР Студентлар конгрессы пленар утырыш белән ачыла, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Аннары конресс эше 5 юнәлештә дәвам итәчәк. Алар – “Студентлар үзидарәсе”, “Фән һәм мәгариф”, “Социаль юнәлеш”, “Мәдәният һәм иҗат”, “Спорт, сәламәт яшәү рәвеше һәм куркынычсызлык нигезләре”.
Форум кысаларында “Медиаюнәлеш”, “Ссузларда үзидарә”, “Татарстанның чит ил студентлары”, “Яшьләр эшмәкәрлеге” темаларына түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.
Моннан тыш, конгресста “ТР Студентлар лигасы” проектлары күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
VII ТР Студентлар конгрессы нәтиҗәсе буларак резолюция кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Студентлар лигасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International