Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Россиядә ана телен өйрәнү ирекле булачак?!
2012 елның 2 ноябре, җомга
Башкортстан белән Татарстанда әти-әниләр күтәргән «тел мәсьәләсе» Дәүләт Думасына кадәр барып җитте. Тиздән туган телен өйрәнү-өйрәнмәү һәр мәктәп укучысының үз ихтыярында булачак.
Республикабыз мәгариф учреждениеләрендә туган телне укыту проблемасы инде берничә ел игътибар үзәгендә. Рус телен яклаучы ата-аналар митингларга да чыккалый, интернет-форумнарда актив пропаганда алып бара. Алар башта рус телен мәктәптә аз укыталар, дип зарланса, хәзер инде бөтенләй рус милләтендәге укучыларга татар телен кертмәү яклы.
Русчасы түгел, башкалары кимсетелә
Татарстан парламентының Милли мәсьәләләр буенча комитеты исә бездә татарчаның рус теле белән бер дәрәҗәдә укытылуын җирле Конституциягә бәйли – республикада ике дәүләт теле бит. Шуңа татар балалары гына түгел, рус һәм башка милләттәгеләр дә татар теле дәресләренә йөрергә тиеш. Рус теле, дәүләт теле буларак, Россия Федерациясе Конституциясе белән яклана. Әмма федераль канун төбәкләрдә рус теле белән беррәттән җирле халык теленең дә дәүләт теле буларак куллануын тыймый.
Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматы буенча, ана теленә игътибар башлангыч сыйныфларда гына зур. 7 сыйныфтан соң татар теле дәресләре, киресенчә, кыскартыла да әле. Мәктәп елларыннан истә: 11 сыйныфта татар теле дәресе атнасына бер генә иде.
Мәҗбүри булмаса, тел бетә
Татарстан һәм Башкортстанда милли мәгарифкә каршы торучы әти-әниләр шикаяте Дәүләт Думасына җиткерелде. Хәзер аның Милләтләр буенча комитеты «Дәүләт теле турындагы» закон проекты әзерли. Канун авторлары аңлатканча, мәктәп укучысының ана теле буларак нинди тел өйрәнүе әлегә төбәк хакимияте карамагында. Законга үзгәрешләр үз көченә керсә, нинди туган тел үзләштерәсен бала үзе яки аның әти-әнисе хәл итәчәк.
Комитет рәисе Гадҗимәт Сәфәргалиев сүзләренә караганда, закондагы үзгәрешләр рус телен кысрыклауны бетерер өчен эшләнә. «Рособрнадзор, Россия Мәгариф министрлыгының ваемсызлыгы аркасында милли төбәкләрдә яшәүче рус балалары җирле телне ана теле дәрәҗәсендә өйрәнде», – ди ул. Шул ук вакытта Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов “республикада рус теле җирле тел хисабына кимсетелми” дип тәкрарлый.
Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин сүзләренә караганда, әгәр ана телен өйрәнүне ирекле итсәң, республика телләрен өйрәнү ихтыяҗы юкка чыгачак. Аның фикеренчә, ана телен укытмыйк дип йөрүчеләр арасында шул ук милләт вәкилләре шактый.
Интертат.ру
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз