6 декабрьдә Кукмара районының Манзарас урта мәктәбе базасында мәктәп китапханәчеләре һәм ресурслар белән тәэмин итү методистлары өчен “Мәдәни, мәгариф һәм һөнәри эшчәнлек буенча ачык киңлек буларак мәктәп китапханәләрен үстерү” дип аталган форум узды.
Чараның төп максаты - мәктәп китапханәләрен мәгълүмати-китапханә үзәкләре буларак үстерү.
Форум да шулай ук "Иң яхшы мәктәп китапханәчесе-2019", "Укытучы әни - укучы ил" республика хәйрия акциясенә, "Китапка икенче тормыш бүләк ит" республика конкурсларына йомгак ясалды.