Казанда биология буенча республика олимпиадасында катнашучылар өчен укыту-тренировка җыеннары уза

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

9-13 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” оешмасы базасында биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы алдыннан укыту-тренировка җыеннары уза.
Биологиядән олимпиадага әзерләнү өчен республиканың 14 муниципаль районыннан, Чаллыдан һәм Казаннан 48 укучы килде. Җыен кысаларында теоретик һәм практик план дәресләре уздыру каралган. Биология дәресләрен Казан федераль университеты укытучылары үткәрә. Мәктәп укучыларының биология буенча практик дәресләрендә биохимия, генетика, умырткалылар зоологиясе, үсемлекләр анатомиясе һәм физиологиясе буенча практик күнекмәләр алу мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International