10 декабрьдә 111нче Казан мәктәбендә параспорт фестивале узачак. Чара Россиядә Ingka Centres компаниясе һәм "Перспектива" инвалидлар региональ иҗтимагый оешмасының "На урок - вместе" социаль проекты кысаларында уздырыла, ул илдәге инклюзив мәдәният дәрәҗәсен күтәрергә һәм балаларга сәламәтлек үзенчәлекләре белән тормышта үз урынын табарга ярдәм итәргә тиеш.
Фестивальдә шәһәрнең төрле мәктәп командалары катнаша. Төп бурычларның берсе - укучыларга инвалидлыгы булган кешеләрнең тормышы һәм аларның сәләтләре турында сөйләү.