Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстанның атказанган укытучысы Фәнил Таймасов Мәскәүдә җиңү яулады
2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Бу көннәрдә Мәскәүнең өзлексез математик белем бирү үзәге тарафыннан математика укытучылары арасында үткәрелгән IX Бөтенроссия иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. Анда Зәйнең Кече академия педагогы , Татарстанның атказанган укытучысы Фәнил Хәниф улы Таймасов җиңүче булды.
Яшь буынны тирән математик белемле итеп тәрбияләү өстенә Фәнил Хәнифович , төрле бәйгеләрдә катнашып , зур уңышларга ирешеп Зәебезнең данын еракларга таратуга да үзеннән зур өлеш кертә. Чираттагы дип әйтү юкка гына түгел, Фәнил Таймасов әлеге иҗат бәйгесендә 2008 елда катнашып та җиңү яулаган иде. Чын мәгънәсендә районыбызның галиме булган бу мөхтәрәм педагог сәләтле балалар белән эшләгәннән соң да үз өстендә даими шөгельләнергә вакыт таба. Төрле катлаулы биремнәрнең заманча чишелешен табып Россия күләмендә иң яхшы укытучы исемен тагын бер кат дәлилләве нәкъ менә шул турыда сөйли.
Бу юлы ул фән олимпиадасы буенча һәм методик белемне тикшерүгә корылган шактый четерекле 10 биремне санаулы сәгатьләр эчендә төгәл эшләп интернет аша тапшырып җиңү яулады.
- Бәйгеләрдә катнашып беренчедән ил күләмендә талантлы педагоглар арасында үземне сынап карасам, икенчедән шул рәвешле укучыларыма үрнәк күрсәтергә, аларны да даими төстә актив булырга өндәргә тырышам. Шатланып әйтә алам, минем укучыларым инде хәзер үзләре укытучылар булып өлгереп Россиянең башка шәһәрләрендә , аеруча Зәй, Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада эшлиләр. Аларның кайберләре быелгы бәйгедә катнашып без үзара да көч сынаштык. Ә укучың белән ярышу бер үк вакытта горурлык хисе дә уята, аларның синең эш юнәлешеңне белүләре бераз дулкынланырга да этәрә. Тик ничек кенә булмасын педагог өчен иң мөһиме укучысының югалып калмыйча зур үрләр яуларга омтылуы, аларның беренче җиңүләрен күрүдән дә бәхетле мизгел юк, – ди Фәнил Хәнифович.
Ә мондый мизгелләре шактый аның . Чөнки һәр фән олимпиадасында, Бердәм Дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләр күрсәтә аның шәкертләре. Чын- чынлап математика фәне белән кызыксынган, әлеге юнәлешне сайлаган егет-кызлар бүген Мәскәү, Санкт- Петербург, Казанның югары уку йортларында бюджет урыннарда белем ала. Тик шулай да әле педагогны борчып торган бер мәсьәлә бар. Ул үз шәкертләренең киләчәктә туган төбәкләренә, үзебезнең республикага кайтып төпләнеп яшь буынга белем бирүләрен яисә үз туган җирләренең икътисадын үстерүгә өлеш кертүләрен дә тели.
Фәнил Таймасов хәзерге вакытта безнең район балалары белән шөгельләнү өстенә Чаллы, Түбән Камага да йөреп эшли. Төрле тикшеренүләр аша ясаган ачышлары белән ул иң беренче итеп , үз һөнәрен сайлаган кызы Лилия Шаяхмәтова белән уртаклаша. Лилия исә әтисе өметләрен аклап Зәй шәһәренә кайтып төпләнгән. Ул да укучыларның Кече Академиясендә белем бирә. Ерак бабалары мөгәллимнәр , муллалар нәселенә барып тоташкан Фәнил Таймасов , киләчәктә үзен алмаштырырдай, ушлы нәселне дәвам итәрдәй кызы булуга чиксез шат.
-Кызым гына да түгел, инде хәзердән үк үзем белән пәрмә-пәр килеп бәхәсләшеп биремнәр чишүче укучыларым Артем Борзов, Володя Кондратенко һ.б. кебек өметле яшь буын булуга , аларның һәр төрле бәйгеләрдә актив катнашып үзләрен сынауларына куанам,-ди педагог. Һәм үзе дә 33 ел мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген яңадан –яңа уңышлар белән тагын да бизәргә исәп тота.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз