Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елга максатларын һәм бурычларын билгеләде

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

13 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында бәйсез экспертлар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашында Иҗтимагый совет йомгаклау утырышы узды. Утырышта министрлыкның 2020 елга өстенлекле максатлары өчен халык тавыш бирүенә йомгак ясалды.
Ачык онлайн-тавыш бирүгә экспертлар тәкъдим иткән һәм Иҗтимагый совет тарафыннан сайланган 17 максат чыгарылган. Алар министрлык эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен үз эченә ала: мәктәпкәчә белем бирү, профильле белем бирү, балаларга өстәмә белем бирүдән алып һөнәри белем бирүгә кадәр.
Ачык онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып, Иҗтимагый совет әгъзалары, проектта катнашкан экспертлар җәмгыяте һәм киң җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, киләсе елга министрлык эшенең җиде иң мөһим юнәлешен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International