Татарстанда яшьләргә грант ярдәме конкурсы башланды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Татарстанда яшьләргә грант ярдәме конкурсы башланды. Беренче тапкыр грант алу өчен катнашучыларга иҗтимагый оешманы тәкъдим итү мәҗбүри түгел – грантларны физик затлар алачак. 18-30 яшь аралыгындагы конкурста катнашучылардан гаризалар 11-нче гыйнварга кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен, грантка дәгъва итүчеләргә сайтта онлайн-анкета тутырырга, проектның максатларын һәм бурычларын, актуальлеген, тормышка ашыру планын һәм бюджетын күрсәтергә кирәк. Читтән торып үткәрелгән эксперт бәяләвеннән соң, иң яхшы проектлар турыдан-туры презентациягә эләгәчәкләр.

Конкурста тугыз юнәлеш каралган, шул исәптән үзмәшгульләр өчен. Грантның максималь суммасы 300 мең сум тәшкил итә. Бу акчаларны җиңүче киләсе ел дәвамында үз проектын тормышка ашыру өчен файдаланачак, ә аннан соң – хисап тапшырырга һәм проектның сыйфатлы һәм санлы нәтиҗәләре турында сөйләргә тиеш булачак.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 11-нче гыйнварына кадәр кабул ителә. Республика конкурсын үткәрүнең инициаторы - Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International