2020 елда җәйге ял ничек оештырылачак

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

13 декабрьдә җәйге ялны оештыручылар 2020 елда Кара диңгез яр буендагы балалар лагерьларында тормышка ашырылачак программаларны тәкъдим итте. Әлеге чара "Черноморец" республика үзәгендә узды.
Катнашучыларны компетентлы экспертлар комиссиясе тыңлады. Аның составына балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча тармакара комиссия әгъзалары, Татарстан Республикасында балалар ялын оештыручы министрлык һәм ведомство вәкилләре - ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина, "Лето" республика үзәге директоры Раил Муратшин, "Черноморец" республика үзәге директоры Евгений Ветров, Татарстан яшьләр эшләре буенча министрлыгының психологик ярдәм бүлеге башлыгы Эльвира Биктаһирова, "Черноморец" мәгълүмат-методика бүлеге башлыгы Ләйсән Ветрова керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International