Арчада «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы узды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

13-14 декабрьдә Арча районында  гомуми белем оешмалары командалары арасында 2019/2020 уку елы сезоны «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы узды. Уеннар “Арча” спорт комплексы һәм Арчаның 1нче мәктәбе спорт залларында үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев.
Уен нәтиҗәләре буенча җиңүче  һәм призер командалар билгеләнде:

Егетләр арасында:

1 урын - Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицее,

2 урын - 5 нче Арча гимназиясе,

3 урын - Балтач гимназиясе.

Кызлар арасында:

1 урын - Арчаның аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче В.Ф.Ежков исемендәге  1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе,

2 урын - Саба районының Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе,

3 урын - Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International