Татарстанда «Телләр планетасы» I лингвистика турниры узды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

14-16 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” комплексы базасында “Телләр планетасы” I Республика лингвистика турниры узды.
Турнирда Казан шәһәре һәм Татарстан муниципаль районнарыннан 88 җиденче-сигезенче сыйныф укучысы катнашты.

Турнир ике көн дәвам итте. 14 декабрьдә җирәбә үткәрелеп катнашучылар 16 командага бүленде. 15 декабрьдә катнашучылар белән беренче һәм икенче турларны уздыру турында инструктаж үткәрелде. Беренче турда катнашучыларга түбәндәге өч конкурс тәкъдим ителде: ике сәгать эчендә креатив хат язу, язма рәвештә тарихи фактларга җавап бирү, каралган видеосюжетны яңгырату.
Икенче турда 16 командага тәкъдим ителгән темалардан проект эшен 90 минут дәвамында әзерләргә, шулай ук команданы (исемне, девизын, сөйләмен) тәкъдим итәргә һәм әзерләнгән проектны 5-7 минут эчендә якларга тәкъдим ителде.

Турнир нәтиҗәләре буенча катнашучыларның шәхси зачетында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Теләче муниципаль районыннан 8 сыйныф укучысы Гран-при дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International