«Театраль Идел буе» фестивале 2020 елда дәвам итәчәк

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

2019 елның 16 декабрендә Түбән Новгородта «Театраль Идел буе» Идел буе федераль округының иң эре яшьләр сәхнә сәнгате фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Әлеге уникаль проект РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән театр елында тормышка ашырылды. Аның төп максаты - профессиональ булмаган коллективларны актив иҗади конкуренциягә этәрү һәм округ театр күгендә яңа исемнәрне ачыклау. Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Театр елында туган фестиваль күпсанлы үтенечләр буенча 2020 елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International