Галим парта артына утырды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Мәскәү мәгариф департаменты уртак проектына Санкт-Петербург, Карелия Республикасы, Татарстан, Башкортостан, Төньяк Осетия-Алания, Пермь крае, Новосибирск һәм Иваново өлкәләре кушыла.
Исегезгә төшерәбез, "Академик сыйныф" - алдан һөнәри белем бирүнең бер төре. Мәскәүдә мондый сыйныфлар инде өч ел эшләп килә: бу 13 мәктәп һәм 800дән артык укучы. Проектта 23 фәнни институт һәм 14 федераль вуз катнаша. Уку елы башында ук фән һәм югары белем министры Михаил Котюков, әлеге проект башкала кысаларыннан чыгачак, дип белдергән иде. Һәм менә карар кабул ителде. 2020 елдан пилотлы төбәкләр эшкә кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International