8-14 декабрь көннәрендә Ижауда «А.Н. Колмогоров истәлеге кубогы» XXIII Халыкара математика турниры узды. Биредә 9-11 сыйныф укучыларыннан торган 52 команда катнашты, алар арасында - Казаннан дүрт команда һәм Яр Чаллыдан бер команда бар иде.
Турнирга 1997 елда нигез салынган һәм ул хәзерге вакытта командалар арасында уздырыла торган иң абруйлы математика ярышы булып тора. Быел республика укучылары беренче мәртәбә кубок алу бәхетенә иреште! Әлеге зур җиңүне "Казан-10-11" командасы составында Андреев Аркадий (131 нче лицей), Гайнуллин Илдар (Н.И. Лобачевский исемендәге лицей), Ибраһимов Айдар (131 нче лицей), Миргалимова Розалина (131 нче лицей), Сибгатуллин Данил (131 нче лицей) һәм Храмов Владислав (Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназия) яулады.