Казанда «Добрый футбол» хәйрия турниры узды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Казанда «Добрый футбол» хәйрия турниры узды. Әлеге чара республиканың төрле шәһәр-районнарынна 138 баланы һәм 15 оешманы берләштерде.
«Добрый футбол» Татарстанда икенче тапкыр уза. Анда ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, авыр тормыш хәлендә калган балалар, Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан профилактик исәпнең төрле төрләрендә булган балигъ булмаганнар катнаша. Турнирның төп бурычы - катлаулы тормыш шартларында калган балалар өчен спорт белән һәркайсы шөгыльләнә алырлык итү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International