Рус географик җәмгыяте һәм "Яндекс" ил өчен әһәмиятле проектлар өстендә бергә эшләячәк. "Яндекс.Карта"да топонимнарны стандартлаштыру буенча уртак эш планлаштырыла. Сүз карталарда географик объектларның узган гасырларда ук беренче ачучылар биргән тарихи исемнәренең күрсәтелүе турында бара. Смит - Бородино утравының тарихи атамасы, ә Ливингстон утравы Смоленск булуын бары тик кайберәүләр генә белә.