Математика һәм информатика буенча Innopolis IT РОСТ (Inter IT) Халыкара олимпиадасында Беларусь, Казахстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан укучылары җиңде

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Ярыш Иннополис университеты базасында узды. Ул Россотрудничество грантлар программасы ярдәмендә чит илдә рус мәктәпләре арасында цифрлы грамоталылыкны үстерү буенча  "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында үткәрелде.
Халыкара олимпиада ике юнәлеш буенча булды: математика һәм информатика. Катнашучыларга мәсьәләне хәл итүгә 4 сәгать бирелде. Математик турда урта сыйныфлар арасында Бресттан Кристина Мирончук җиңүче булды. Өлкән сыйныфлар арасында - Бишкәктән Адил Әхмәдиш. Урта сыйныфларда информатика буенча турда 1 урынны Усть-Каменогорскидан Динмөхәммәд Оралханов алды, өлкән сыйныф укучыларыннан иң яхшы нәтиҗәне Светлогорскидан Дмитрий Бураков күрсәтте.
Тулырак мәгълүмат һәм нәтиҗәләр биредә: https://inter.innopolis.university/olymp.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International