«Нанотехнологияләр - киләчәккә ыргылыш!» Бөтенроссия интернет-олимпиадасын оештыручылар теләге булган һәр укытучы һәм студентны конкурсларда катнашырга чакыра.
Тьюторлар конкурсы мәктәпләр һәм балаларга өстәмә белем бирү оешмалары, шулай ук югары мәктәп укытучылары өчен үткәрелә. Катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
-онлайн-курслар үтү;
-«Гениаль фикерләр» проект эшләре конкурсында катнашучыларны әзерләү;
-олимпиада сайтына заявка җибәрергә.
Конкурс эшләрен 2020 елның 24 гыйнварына кадәр кабул итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, «Нанотехнологияләр 7-11 сыйныф укучылары өчен» олимпиадасының төп этабы дәвам итә. Ярыш химия, физика, математика һәм биология фәннәре комплексы буенча читтән торып уздырыла.