17 декабрьдә Буа шәһәрендә район мәгариф оешмаларында узган планлы күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирүнең сыйфатына дәүләт контроле һәм лицензия таләпләренең үтәлешенә контроль мәсьәләләре буенча тикшерүләр үткәрү барышында ачыкланган проблемалы мәсьәләләр билгеләнде.