2019 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында район мәгариф оешмаларының планлы күчмә тикшерүләре йомгаклары буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рахматуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирүнең сыйфатына дәүләт контроле һәм лицензия таләпләренең үтәлешенә контроль мәсьәләләре буенча тикшерүләр үткәрү барышында ачыкланган проблемалы мәсьәләләр билгеләнде.