Тормыш иминлеге нигезләре буенча укыту-тренировка җыеннары башланды

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

16-22 декабрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында тормыш иминлеге нигезләре буенча укыту-тренировка җыеннары башланды.
Программада медицина, янгын куркынычсызлыгы, комплекслы иминлек, туризм һ.б. буенча теоретик һәм гамәли дәресләр каралган.
Укучылар өчен теоретик дәресләр үткәрү өчен Татарстанның атказанган укытучылары, шулай ук югары квалификация категориясе булган тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча педагог-оештыручылар чакырылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International