16-22 декабрь көннәрендә “Дуслык” комплексы базасында физик культура буенча укыту-тренировка җыеннары башланды.
Җыенда Казан, Яр Чаллы һәм Татарстанның төрле мәгариф оешмаларыннан 36 укучы катнаша: Арча, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Сарман, Спас, Чистай.
Күнегүләр программасында гимнастика, җиңел атлетика буенча теоретик һәм практик дәресләр, уен чаралары каралган, алар баскетбол, футбол, гандбол, флорбол, волейбол кебек уеннарны үз эченә ала.