18 декабрьдә Казанның 155 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Учи.ру мәктәптә программалаштыру көне узды. Акциядә 100дән артык укучы катнашты. Чараның максаты - мәктәп укучылары арасында «Санлы икътисад» милли проектының «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты бурычларына керә торган өстенлекле һөнәри өлкәләрнең берсе буларак программалаштыруны популярлаштыру.
Чарада кунаклар чыгыш ясады, гимназия укучылары тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды, мәктәп укучылары өчен уку чаралары уздырылды. Шулай ук биредә 18 декабрь көнне Учи.ру дип аталган программалаштыру буенча олимпиаданың төп турына старт бирелде, анда 19 гыйнварга кадәр бөтен балалар да бушлай катнаша ала. Өлкән сыйныф укучылары өчен Татарстанның алдынгы IT-эшмәкәрләренең берсе булган Константин Скобельцын «Ничек IT-эшмәкәр булырга» дигән темага мастер-класс үткәрде.