19 декабрьдә Казанда мәгариф оешмаларының профессорлар-укытучылар составы, фәнни-тикшеренү оешмалары, аспирантлар һәм студентлар арасында Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру темасына фәнни-гамәли тикшеренү эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге конкурс «2015-2022 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында ел саен уздырыла.
Югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының профессорлар-укытучылар составы һәм фәнни-тикшеренү оешмалары хезмәткәрләре арасында җиңүчеләр:
I урын - Нәҗметдинова Фәридә Тансык кызы (Казан дәүләт аграр университеты);
II урын - Мусина Регина Рөстәм кызы (В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП));
III урын - Хизбуллина Радмила Радик кызы (Казан дәүләт энергетика университеты).
Мәгариф һәм фәнни-тикшеренү оешмалары аспирантлары һәм студентлары арасында җиңүчеләр:
I урын - Кирпичников Данила Владимир улы (В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП));
II урын - Плотников Данил Александр улы (Питирим Сорокин исемендәге Сыктывкар дәүләт университеты);
III урын - Максименко Дарья Александр кызы (Казан федераль университеты).