Казанда соңгы 12 елда 16820 урынга исәпләнгән 118 яңа балалар бакчасы барлыкка килде, ә якындагы ике елда тагын 20 мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла. Татарстан башкаласы башка миллион халкы булган шәһәрләр арасында балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру буенча алда бара. Бүген, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, беркайда да балалар бакчаларын төзү һәм төзекләндерү темплары күзәтелми.
Бүгенге көндә Казанның 75 мең баласы 311 муниципаль балалар бакчасында һәм мәктәпкәчә бүлекле 9 мәктәптә мәктәпкәчә белем ала.
Казан балалар бакчалары төзелеше темплары буенча гына түгел, туучылар саны буенча да лидер булып тора, шуңа күрә яңа урыннарга ихтыяҗ актуаль булып кала, дип билгеләп үтте спикер. Аның сүзләренә караганда, якындагы ике елда 4500 бала өчен 20 мәктәпкәчә учреждение төзү программасы формалаштырылган, шул исәптән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ике мең яңа урын булдыру планлаштырыла.
Тулаем республика буенча 2018-2019 елларда 28 яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылган, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин. «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү программасы 2020-2021 елларда да дәвам итәчәк. Балалар бакчаларында 10 меңнән артык урын булдыру һәм 2022 елга төрле яшьтәге балалар өчен мәктәпкәчә белемнең йөз процентка үтемлелеген тәэмин итү планлаштырыла», - диде И.Һадиуллин.
Казанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү белән беррәттән балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү дә актив алып барыла. Соңгы елларда 69 бина яңартылган, 2020 елда тагын 10 учреждениедә капиталь төзекләндерү үткәрү планлаштырыла.
Быел Казанда беренче тапкыр белем бирү учреждениеләрен ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасына керткәннәр. Бу 10 балалар бакчасының асфальт катламына капиталь төзекләндерү ясарга мөмкинлек бирде. Ә республика капиталь төзекләндерү программасы буенча тагын 16 мәктәпкәчә учреждение территорияләренә асфальт җәелгән.
«Имин балалар бакчасы» программасы ярдәмендә биналарга керү-чыгуны, автоматик янгын сигнализациясен һәм видеокүзәтү системаларын контрольдә тоту системалары урнаштырыла. Киләсе елда бу эшне тулысынча төгәлләү планлаштырыла.