18 декабрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министры О.Ю. Васильева рәислегендә яшь талантларга ярдәм итү буенча Милли координация советы утырышы узды.
Утырышны ачып, министр балаларның һәм яшьләрнең һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен сәләтләрен һәм талантларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү «Мәгариф» милли проектының «Һәр бала уңышы» федераль проекты төп бурычы булуын билгеләп үтте.