23-25 декабрьдә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә туган телләр һәм әдәбият буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада катнашу өчен Татарстан Республикасының 19 муниципаль берәмлегеннән муниципаль этапта җиңүче һәм призер булган 9-11 нче сыйныф укучылары килде.