2019 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Гатин катнашында үтте.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Татарстан Республикасы прокуратурасының "Коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуларны бетерү турында" 2019 елның 11 декабрендәге 86-11-2019 номерлы күрсәтмәсе;
- министрлыкка караган мәгариф оешмаларында бюджет акчаларыннан максатчан һәм нәтиҗәле файдалануда эчке финанс аудитын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре. Әлеге мәсьәлә бюджет акчаларын һәм мөлкәт белән эш иткәндә финанс бозулары ачыкланган директорлар чакыруы белән каралды;
- 2019 елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы программасын гамәлгә ашыру турында;
- 2019 елда мәктәп укучылары өчен эшләнгән коррупциягә каршы белем бирү программасын гамәлгә ашыру турында.