Татарстан Республикасы "Мин - профессионал" олимпиадасының сайлап алу этабында Россия төбәкләре арасында гариза бирүчеләр саны буенча лидерлар исемлегенә керде.
"Мин - профессионал" проекты җитәкчесе Валерий Касамара сүзләренчә, олимпиадага заявкалар, Чукотка автоном округыннан тыш, Россиянең барлык төбәкләреннән дә килгән.
Беренчел мәгълүматларга караганда, Татарстан бирелгән гаризалар саны буенча дүртенче урында - биредә 11 мең 164 татарстанлы теркәлгән.