КНИТУ-КХТИ каршындагы көллият юбилее уңаеннан «Һөнәр бәйрәме» оештырылды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген Казан технология көллиятенең 80 еллыгы уңаеннан “Һөнәр бәйрәме” - эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә һәм хезмәт кешесенең уңай имиджын формалаштыруга юнәлтелгән чара узды.
Технология көллияте 1939 елда Оборона министрлыгы боерыгы белән ачылган. Ул вакытта Казан химия-технология көллияте В.И.Ленин исемендәге дәүләт фәнни-җитештерү предприятиесе каршындагы курслар базасында эшли.
Бүгенге көндә көллияттә 500 кеше укый. Казан технология көллияте эшләгән елларда 17 меңнән артык белгеч әзерләгән, аларның күбесе республикада һәм аннан читтә яхшы билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International