Биш татарстанлы өстәмә сайлап алу конкурсында җиңеп «Глобаль белем» программасында катнашу мөмкилегенә ия булды.
Чит ил югары уку йортлары магистратураларында уку өчен барлыгы 53 студент сайлап алынды. Бер ел эчендә дәүләт программа кысаларында белгечләр белеменә 146,5 млн сум сарыф итәргә әзер.
Конкурста җиңүчеләрнең 90%ы нәкъ менә Россия регионнарыннан. Мәскәү белән беррәттән, Татарстан конкурс буенча сайлап алуда җиңүчеләр саны буенча алда бара - Федерация субъектларының һәрберсеннән биш җиңүче тәкъдим ителгән.