2019 елда округның патриотик, фәнни-техник, спорт һәм мәдәни юнәлешле проектларында катнашучы балалар саны 537 мең кешегә җитте һәм узган ел белән чагыштырганда 160 меңгә артты. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округындагы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды Советы утырышы барышында сөйләде.
19 декабрьдә узган утырыш 2019 елда округ иҗтимагый проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясауга һәм аларның үсеш перспективаларына багышланган иде.