Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты ректорлары белән киләчәккә планнар хакында сөйләште

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

23 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы югары уку йортларының ректорлары белән очрашты. «Бүген без, гадәттәгечә, тәмамланып килүче елга нәтиҗәләр чыгарырга һәм киләсе елга планнарны билгеләргә җыелдык», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Бу елны без яхшы тәмамлыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул тулаем региональ продукт, сәнәгать производствосы күләме, төп капиталга инвестициядәр күрсәткечләре яхшы, республикада 2019 елның бөтен программалары гамәлгә ашырылып баруын да әйтте.

Татарстан Президенты республиканың фәнни-мәгариф потенциалы турында искә алды. «Белем бирү, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән республикада 19 меңнән артык галим һәм фәнни хезмәткәр шөгыльләнә. Бу гаять зур армия, республикабызынң интеллектуаль потенциалы», — диде ул.

Төбәктә вузлар яхшы инфраструктура белән тәэмин ителгән — тикшеренү лабораторияләре, сыйныфлар, фәнни-мәгариф үзәкләре. Бүген алдынгы вузлар каршында фән белән шөгыльләнә торган 130лап кече предприятие оештырылган. Аларның күпчелеге федераль һәм ике фәнни-тикшеренү университетларында урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, халыкара рейтингта иң яхшы йөз уку йорты исемлегенә КФУ керү — зур казаныш. Республика вузларына «Мәгариф» һәм «Фән» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашырга кирәк. Вузлар яшьләрне тәрбияләүгә дә аеруча игътибарлы булырга тиеш.

КФУ ректоры Илшат Гафуров сүзләренчә, 8 февраль көнне Россия фәне көне билгеләп үтелә. Ул бу көнне ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәлләре, симпозиумнар, башка чаралар үткәрергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International