Түбән Кама укучылары яшь хокук белгечләре конкурсында җиңү яулады. Казанда мәктәп укучылары арасында хокук фәне буенча турнирга йомгак ясалды. Финал бәйгесе КФУның Император залында узды.
Бәйгедә Түбән Каманың 35 нче лицее укучылары җиңү яулады. Мәскәүдән килгән команда - икенче, Түбән Каманың 15 нче мәктәбе укучылары - өченче урында.
Сайлап алу турында Татарстанның 10 муниципаль районыннан, Казан, Чаллы, Мәскәү шәһәрләреннән утыздан артык команда - йөздән артык кеше катнашкан. Шулардан 19 команда финалга чыккан.
Турнир барышында балалар К.Поппер технологиясе һәм Британия форматы буенча дебатларда катнашкан. Шулай ук «Иң яхшы визитка», «Иң яхшы инкарь итүче команда», «Иң яхшы раслаучы команда», «Иң яхшы спикер», юридик һәм хокукый белемнәрне тикшерү бәйгеләре дә булган.