Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты 2019 елның 25 гыйнварыннан 10 апреленә кадәр «Минем ил - минем Россия» дип аталган Россия территорияләрен социаль-икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән мәгариф өлкәсендәге проектлар һәм яшьләр авторлык проектлары XVI Бөтенроссия конкурсын уздыру турында хәбәр итә.
Конкурс яшьләрне Россия регионнары, шәһәрләре һәм авыллары үсешендә катнашуга җәлеп итү максатларында уздырыла.