«Татарстанда мәдәни каникуллар»: ятим балалар «Әкият» курчак театрында һәм циркта булачак

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Татарстан укучылары өчен кышкы каникуллар чорында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мәдәни каникуллар” проекты тормышка ашырылачак.
" "Мәдәни каникуллар" проекты 27 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр оештырылачак. Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, республика фән олимпиадалары, спорт ярышлары һәм конкурслары җиңүчеләре “Әкият” татар дәүләт театрына, циркка, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрына, К.Тинчурин исемендәге театрга барачак. «Мәдәни каникуллар» проектында катнашучы балалар йортларында тәрбияләнүчеләр үз муниципаль берәмлекләрендә Яңа ел чыршыларын караячак», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Каникуллар дәвамында бәйрәм чаралары - Яңа ел тамашалары, бал-маскарадлар, спорт уеннары, эстафеталар, кадет мәктәпләрендә викториналар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International