Рафис Борһанов бертуганнарны бер мәктәп, бакчага кертү турында законны уңай бәяләде

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бертуганнарны бер мәктәп яки бакчага кертү турында законны уңай бәяләде. Бу хакта фикерен ул журналистларга матбугат конференциясендә җиткерде.

«Нормаль, дөрес кешелек логикасы өстен чыкты. Армиядә дә хәтта шулай иде, бертуганнарны бер частька җибәрә иделәр», — диде Рафис Борһанов. Ул беренче класска балалар микрорайонга беркетелү буенча кабул ителгәнен билгеләп узды. Бу муниципаль норматив акт буенча шулай. Ә мәктәпкәчә учреждениеләргә килгәндә, бакчага урын муниципалитет территориясендә бирелә ала.

«Әгәр муниципалитет, әйтик, Горкида яшәүчегә башка районда урын бирсә, ул үз бурычларын үти. Ләкин әни кешегә шәһәрнең бер башыннан икенчесенә барырга туры килә. Аннары абый-апасы булган җирдә балага ияләшү дә җиңелрәк», — дип саный министр.

Рафис Борһанов 13 декабрьдән бу нигезләмә үз көченә кергәнен искәртте. Шулай ук, министр ташламаларга ия категорияләр чираты турында онытмаска кирәклеген искә төшерде. «15нче урында булып, бер ел эчендә 17нче урында булсаң, синең алда ике ташламалы кеше дигән сүз. Алар закон буенча шунда билгеләнә. Бүтән вариантлар юк. Без үзебез яхшы мәгънәдә электрон чират «корбаны» булдык», — ди ул.

Министр чиратның үтә күренмәле, ачык күренүен, прокуратура күзәтүендә дә булганын искәртте. «Без бит пилот төбәк буларак керттек моны», — диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International