Мамадыш районында академик К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче лицей базасында Татарстан Республикасы мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары өчен “Мәгарифнең сыйфатын күтәрү факторы буларак, педагогик кадрларның һөнәри үсеше системасын үстерү” темасына семинар-киңәшмә узды. Семинарда мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча кырыктан артык урынбасары катнашты. Әлеге чара кысаларында Мамадыш муниципаль районы мәгариф оешмаларының эш тәҗрибәсе күрсәтелде, аерым күргәзмә оештырылды.