Татарстанда «Киләчәк укытучысы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

23 декабрьдә Мәгарифне үстерү институтында «Татарстан Республикасының киләчәк укытучысы» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Конкурс "Ачык мәктәп 2035" республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Аны гамәлгә куючылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, "Ачык мәктәп 2035" компаниясе (Мәскәү шәһәре, МИСиС). Региональ конкурс финалистларын бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары И. Г. Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногманова катнашты.

Конкурста Татарстаннан барлыгы 800 дән артык укытучы катнашты, шуларның 41 җиңүчесе финалга чыкты һәм дипломнар, кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International