Быел 11 сыйныф укучыларының күбесе "Өмет һәм өметсезлек" тематик юнәлеше буенча йомгаклау иншасы язарга булды, дип хәбәр итте журналистларга Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов.
Әлеге темага инша язучылар 39%ны (674 мең кеше) тәшкил итә.
Россиядә 11 нче сыйныф укучылары 4 декабрьдә язган иншалар "зачет-незачет" системасы буенча бәяләнгән. Нәтиҗәләр көтелмәгән булмады: элеккегечә үк "сыйфатсыз" булганнарның өлеше минималь булып чыкты - нибары 2%. Калган 98% уңай бәя алган.