Балтачта яшүсмерләр һәм яшьләргә аерым эш планнары нигезендә хезмәт күрсәтелә

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе
Балтач муниципаль районы прокуратурасының эшче төркеме утырышында Балтач шәһәр җирлегендә яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләүнең торышы турында бик мөһим мәсьәлә каралды. Бистә башлыгы урынбасары Нурия Зарипова шактый җентекләп әзерләнгән иде.
Балтачта яшүсмерләргә һәм яшьләргә “Балтач спорт комплексы”, “Хыял”, “Факел” клублары, гимназия, Балтач урта мәктәбе аерым эш планнары нигезендә хезмәт күрсәтә. Шулай ук район үзәгендә урнашкан үзәкләштерелгән китапханә район мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә бердәм эш башкара. Муниципаль район башкарма комитеты спорт, мәдәни чаралар буенча эшләнгән кагыйдәләргә нигезләнеп, Балтачның үзе өчен махсус кагыйдәләр эшләнә һәм шулар буенча планнар төзеп, спорт-мәдәният өлкәсендә уздырыла торган ярыш-чараларга таратыла. Алар җирлектә чисталыкны, табигатьне саклау, җәмәгать тәртибен булдыруда да катнаша. Нәтиҗәдә авырдан тәрбияләнүче яшүсмерләр яхшы якка үзгәреп, эчке эшләр каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге белән бергә тәртипләрен контрольдә тотып, аларны исәптән төшерү очраклары да юк түгел.
Җәйге каникул вакытында аларны хезмәткә тарту, эшләгән урыннары даими игътибарда тотыла. Кышын хоккей мәйданчыгын кардан чистартып, тәртиптә тоту, яшүсмерләргә һәм яшьләргә шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудыру өстендә эшлиләр. Бу эшләрне башкаруда авыр тәрбияләнүче яшүсмерләр дә тартыла. Күп кенә чаралар җирлек белән бергә “Төзүчеләр” урамы зонасындагы хоккей мәйданчыгында уздырыла һәм җирлек махсус бүләкләр әзерли. “Кышны озату”, “Нәүрүз”, Сабантуй кебек төрле спорт ярышларына район үзәгендәге барлык оешма-предприятиеләр спонсорлар ярдәме белән бүләкләр алына һәм урыннар билгеләнеп, җиңүчеләргә тапшырыла.
Мәдәният өлкәсендә һәр шимбә дискәтүк була, төрле конкурслар уздырыла. Мәсәлән, спектакльләр конкурсында җирлек яшьләре “Гран при”га лаек булган, “Брейн-ринг”та икенче урын яулаган.
Китапханәдә Балтачтагы предприятие яшьләре белән “Нәрсә, кайда, кайчан?” уены уздырылган. Иң зур сәхнәләштерелгән күренештә халкыбызның югалып бара торган йолалары, гореф-гадәтләре яшьләргә өлкәннәр тарафыннан күрсәтелгән. Сайлаулар алдыннан китапханәдә яшь сайлаучылар белән “Хокук белемнәрен пропагандалау” чарасы уздырылып, республика конкурсына җибәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International