Татарстанлылар «Сириус» программасында катнаша ала

2019 елның 27 декабре, җомга

"Сириус" фәнни-технологик университеты "Ясалма интеллект технологиясенә төшенү" дип аталган яңа белем бирү программасын башлап җибәрә. Ул студентларга һәм инде эшли торган яшь белгечләргә исәпләнгән. Төп үзенчәлек - машина белән укыту һәм мәгълүматны анализлау.
Әлеге программа төзелеп килә торган "Сириус" Инновацион фәнни-технология үзәгендә ясалма интеллект өлкәсендә кадрлар әзерләү линиясендә беренчесе булачак.
Курс ярты елга исәпләнгән. Гаризалар 2020 елның 24 гыйнварына кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International