КФУ профессорының Википедиядә чыккан ике мәкаләсе иң яхшылар дип табылды

2019 елның 27 декабре, җомга

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм китай теле кафедрасы профессоры Дмитрий Мартыновның ике мәкаләсе Википедия фикеренчә ел мәкаләләре исемлегенә керде.
"Википедия" ирекле энциклопедиясе сайтында хәбәр ителгәнчә, "Ел мәкаләләре" - тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә торган ел саен үткәрелүче мәкаләләр конкурсы. Үз номинацияләрендә җиңгән эшләрне "Википедия"дә тавыш бирүдә катнашучылар узган елда язылган яки өстәлгән иң яхшы мәкаләләр дип таптылар. Конкурс 2010 елдан бирле уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International