Мамадыш районының төп сәхнәсендә «Ел укучысы» премиясенә конкурс җиңүчеләрен игълан иттеләр. Бер залда спорт, мәдәни һәм интеллектуаль ярышларда актив катнашучылар җыелган - барлыгы 360 бала.Традиция буенча иң яхшы укучыларны грамоталар, рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләделәр.