Казан милли тикшеренү технология университетында 2023 елда ике яңа лаборатория булдырылачак. Университетның "Фән" илкүләм проекты буенча дәүләт биремнәре кысаларында тикшеренүләр башкаруга тиешле гаризалары Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланды.