Лениногорск һәм Бөгелмәдә җирле көллият студентлары өчен яңа остаханәләр ачылды

2019 елның 27 декабре, җомга

Лениногорск политехника көллиятендә һәм Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә остаханәләр ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, районнар администрациясе, эш бирүчеләр, шулай ук һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Яңа остаханәләр белгечләр әзерләүне заманча хезмәт базары таләпләре нигезендә алып барырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, көллиятнең яңартылган матди-техник базасы укытучыларның һәм мастерларның, социаль хезмәткәрләрнең, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләренең квалификациясен күтәрү, демонстрацион имтихан үткәрү һәм халыкның барлык катламнары өчен кыска сроклы программаларны гамәлгә ашыру өчен файдаланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International