26 декабрьдә Казанда «Форд Соллерс» һөнәри белем бирү оешмаларында «Мехатроника» юнәлеше буенча дуаль белем бирү системасын кертү проектының өченче этабына нәтиҗә ясады.
Алдан һөнәри әзерлек үзәгендә йомгаклау чаралары кысаларында проект катнашучыларына квалификацияне күтәрү турында таныклыклар һәм Яшел Үзән механика көллиятенә һәм П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжына махсуслаштырылган җиһазлар сатып алуга сертификат тапшырылды.