Казанда Халыкара компетенцияләр үзәге базасында биш яңа остаханә ачылды. Мәйданчыклар җитмештән артык эш урынын сыйдыра, аларда Татарстан икътисады өчен заманча белгечләр әзерләячәкләр.
Яңа остаханәләр мәгълүмати кабельле челтәрләр, челтәрле һәм системалы администрацияләү, бизнес өчен IT-чишелешләр, шулай ук мультимедиа кушымталары һәм виртуаль чынбарлык эшләнмәләрен әзерләү белән шөгыльләнәчәк.
Заманча җайланмалар белән җиһазландырылган яңа мәйданчыклар ачу булачак белгечләрдә ХХI гасыр компетенцияләрен формалаштыруга, укучыларның белем алу казанышларын бәяләүнең яңа формаларын үстерүгә ярдәм итәчәк.
Анда яңа остаханәләр WorldSkills стандартлары буенча укучыларның арадаш һәм йомгаклау аттестациясен уздыру өчен мәйданчык сыйфатында куланыла алачак.