Казанның 111 нче мәктәбендә параспорт фестивале узды. Спорт чарасы «Перспектива» Инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы һәм Ingka Centres компаниясенең уртак федераль социаль проекты кысаларында узды. Аның максаты - илдә инклюзив мәдәният дәрәҗәсен күтәрү һәм инвалидлыгы булган балаларга тормышта үз урынын табарга ярдәм итү. Казанда проект Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә «Шәһәрнең мәгариф үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашыра.