28 декабрьдә Менделеевск районында район мәгариф оешмаларының планлы күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә министр урынбасары - мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирүнең сыйфатына дәүләт контроле һәм лицензия таләпләренең үтәлешенә контроль мәсьәләләре буенча тикшерүләр үткәрү барышында ачыкланган проблемалы мәсьәләләр билгеләнде.
Районда барлыгы 43 оешма (18 мәктәп, 22 балалар бакчасы, 2 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп) тикшерелде.